НДФЛны озак сроклы саклык акчалары буенча кире кайтарырыга мөмкин, моның өчен гражданнарның яше мөһим түгел

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елдан дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ) белән озак сроклы саклау килешүләре (договоры) төзегән гражданнар, физик затлар керемнәренә түләнгән салымның бер өлешен (НДФЛ) үз взносларыннан кире кайтарырга мөмкиннәр.

Хәзер НДФЛ буенча ташлама алу өчен төп шарт — кертемченең яше түгел, ә килешүнең гамәлдә булу вакыты.

Тотып калу хокукы дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары белән тиешле килешү төзегән салым түләүчеләрдә 2 төп шарт үтәлгәндә барлыкка килә:  

1.  Әгәр элек тотып калу хокукы программада катнашучының яшенә бәйле булса, түләүләр өчен нигезләр билгеле бер яшькә җиткәннән дә иртәрәк булмаска тиеш иде. 2025 елның 17 ноябреннән, килешү төзелгән көннән алып түләүләрне билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән көнгә кадәр минималь срокны үтәү хәлиткеч шарт булып тора.

2. Гражданның төрле фондларда, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары арасында акчаларны күчерү очракларыннан тыш, бер үк вакытта икедән дә артык озак сроклы саклык килешүе булмаска итеш.

13% кайтарырга мөмкин булган кертемнәрнең максималь суммасы елына 400 мең сум тәшкил итә.

Салымны кире кайтаруны ике ысул белән рәсмиләштерергә мөмкин:

  1. 3-НДФЛ декларациясен ел тәмамланганнан соң салым инспекциясенә тапшыру;
  2. «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша (тик бер шарт белән —дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары салым органнарына кирәкле белешмәләрне тапшырган булырга тиеш).

Бу турында тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Гражданнарның озак вакытлы саклауларына салым тотып калулары» бүлегендә урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International