ЕГРНга 2977 торак пукт чикләре турында белешмәләр кертелгән

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Бүгенге көнгә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 2 977 торак пункт чикләре турында белешмәләр кертелгән.

Территориаль зоналарның чикләрен билгеләү һәм үзгәртү буенча да эшләр дәвам итә. Агымдагы ел башыннан ЕГРНга 175 территориаль зона чикләре турында белешмәләр кертелде. Бу зоналарга индивидуаль торак төзелеше, социаль объектлар, инженерлык инфраструктурасы, сәнәгать һәм коммуналь предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җирләре керә. Алар Казан шәһәре, Татарстан Республикасының Биектау, Балтач районнары чикләрендә урнашкан.

Торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында белешмәләрне ЕГРНга кертү муниципаль районнарны территориаль яктан планлаштыру һәм үстерүдә мөһим роль уйный. Бу эш җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүгә, җир кишәрлекләре милекчеләренең хокукларын яклауга һәм иң мөһиме, районга инвесторлар җәлеп итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International