Географик объектларның атамаларын төгәлләштерү максатыннан районнарга рәсми хатлар җибәрелде

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

ТР Пространство белешмәләре фондында географик обьектларның атамаларын рус һәм татар телендә төгәлләштерү эшләре дәвам итә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының географик объектлар исемнәре каталогында рус телендә 4 664 географик объект исеме бар, шуларның 4 630 ы татар теленә тәрҗемә ителгән. Һәр объект үзенең теркәү номеры бар, алар алфавит тәртибендә, кайсы төргә каравына карап бүленгән. Бу кирәкле мәгълүматларны эзләүне җиңеләйтә.

Георгарфик объектлар атамаларын татар телендә эзләү һәм төгәлләтерү күп вакыт, тырышлык һәм сабырлык таләп итә торган хезмәт.

“ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре тарафыннан күптән түгел үткәрелгән анализ нәтиҗәсендә географик объектларның исемнәре реестрында территориаль яктан Татарстан Республикасыннан читтә булган 15 географик исем барлыгы ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә «Роскадастр»га әлеге атамаларны Татарстан территориясендәге географик объектлар исемлегеннән төшереп калдыруны сорап хат юлланды. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 06.09.2025 №667 карары нигезендә калган географик объектларның исемнәрен татар телендә билгеләү өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына җаваплар сорап, рәсми хатлар җибәрелде», — дип аңлата пространство мәгълүматлары фондын һәм каталогны алып бару бүлеге башлыгы Рәсүл Гыйниатуллин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы географик объектларның исемнәре каталогын татар телендә алып бару тәртибен рәсми рәвештә раслады. Әлеге эш географик объектлар исемнәрен бертөрле һәм тотрыклы куллануны тәэмин итүгә, дәүләт хакимиятенең, оешмаларның һәм гражданнарның географик объектлар исемнәре турында рәсми мәгълүматка ихтыяҗын тәэмин итүгә, шулай ук татар телен популярлаштыруга һәм милли үзенчәлекне саклауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International