Коллегия кысаларында ТР Пространство белешмәләре фонды директоры “Бердәм килештерүләр кабинеты” турында чыгыш ясады

2026 елның 6 феврале, җомга

Бүген IT-паркта Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының киң вәкиллекле утырышы булды. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Коллегиядә шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Рәисе администрациясенең, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль районнар башлыклары, ТР мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм тармак ветераннары катнашты.

Коллегия кысаларында бай эчтәлекле күргәзмә оештырылды. Утырышта катнашучылар «Иннополис», «Алабуга» махсус икътисадый зоналары, «Химград» технополисы кебек мөһим объектлары, ТР Пространство планлаштыру институты, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр: ТР Дәүләт кадастр бәяләү үзәге, ТР Пространство белешмәләре фонды стендлары белән таныша алды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенә багышланган махсус экспозиция, шулай ук Татарстан ССР дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча дәүләт комитетына нигез салынуга 35 ел тулуга багышланган юбилей экспозициясе аерым игътибарга лаек иде.

Өстәмә рәвештә кунакларга “Эш кешеләре: тарих, хезмәт һәм батырлык” (“Люди дела: история, труд и мужество”), “Татарстан-Лисичанск-Рубежное. Авыртудан кире торгызуга” (“Татарстан — Лисичанск — Рубежное. От боли к возрождению”) фотокүргәзмәләре тәкъдим ителде.

Киң вәкиллекле утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2025 елдагы эше йомгакланып, ирешелгән нәтиҗәләренә анализ ясалды һәм 2026 елга яңа бурычлар куелды.

Утырышта ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов та чыгыш ясады. Ул Фонд оператор буларак хезмәт күрсәтә торган, “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” гамәли платформасында гамәлгә ашырылучы “Бердәм килештерүләр кабинеты” проекты хакында сөйләде. Дмитрий Лунегов проектның максатларын һәм бурычларын атады, күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген санап күрсәтте. Директор “Бердәм килештерүләр кабинеты”нда мәгълүмати яктан хезмәттәшлек итүдә алдынгылыкны алып торучы район һәм оешма исемнәрен дә атады. Муниципаль районнар арасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты һәм саны буенча Лаеш, Кукмара һәм Агерҗе районнары, ә оешмалар арасында — «Сетевая компания» АҖ һәм «Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖ аерып әйтеп үтте.

Дмитрий Лунегов чыгышыннан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны мөһим эш дип билгеләп үтте.

Утырыш ахырында Татарстан Рәисе Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International