Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләренең балалары өчен Казанның электрлаштыру тарихы турында сөйләүче «Чыбыклар буйлап ток йөгерә» дип аталган мавыктаргыч экскурсия оештырды. Нәниләр әниләре белән бергә туган якның фән һәм тарих дөньясына чумып, К.А.Завойский исемендәге музей-лабораториягә сәяхәт кылдылар.
Сәяхәттән балалар гына түгел, әниләр зур тәэсирләр белән кайтты. Алар Фонд директоры Дмитрий Лунеговка тирән рәхмәт белдерде.
Экскурсия ТР Пространство белешмәләре фондының актлар залында тәмамланды. Нәниләрне бәйрәм белән котлап, һәркайсына татлы бүләкләр тапшырдылар.