Узган җомга — 24 октябрьдә, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов Лаеш техник-икътисадый техникумының 65 еллыгы уңаеннан әлеге уку йортына эш визиты белән килде.
Очрашу барышында ТР Пространство белешмәләре фонды һәм Лаеш техникумы җитәкчелеге киләчәктә җир төзелеше эшчәнлеге юнәлешендә хезмәттәшлек итү һәм пилотсыз очу аппаратларының заманча технологияләрен нәтиҗәле куллану, аларны уңышлы файдалану турында килештеләр.
Юбилей чарасында катнашудан тыш, Дмитрий Лунегов инновацион пилотсыз очу аппаратлары белән җиһазландырылган мәйданчыклар буенча мавыктыргыч экскурсиядә катнашып, заманча техника экспозицияләре белән танышты.
(1).jpg)
.jpeg)