ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре «Мөлкәт» бердәм мәгълүмат системасы белән эшләүдә квалификацияләрен күтәрделәр

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре «Мөлкәт» бердәм мәгълүмат системасына кагылышлы өстәмә укулар узды.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мөлкәтен исәпкә алу һәм идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасын («Мөлкәт» бердәм мәгълүмат системасы) эшләү төгәлләнә.

Яңа система исәпкә алуның сыйфатын күтәрү һәм мөлкәт белән бердәм методологик нигездә идарә итүне оптимальләштерү, республика муниципалитетларында исәпкә алуны автоматлаштыру проблемасын хәл итү, аренда мөнәсәбәтләренең үтәкүренмәлелеген тәэмин итү, коррупция куркынычларын киметү, файдаланылмый торган мөлкәтне ачыклау һәм мөлкәт белән идарә итүнең торышына оператив рәвештә төрле яклап анализ ясау максатында эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International