Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе (ВШГМУ) белән берлектә республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Татарстан Республикасында муниципаль мөлкәт объектлары белән идарә итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп мәсьәләләре буенча практикум» дип аталган укыту семинарын ачты.
Ике көн дәвамында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәге базасында алар федераль законнардагы яңалыклар белән танышачак, тәҗрибәдән катлаулы очракларны караячак һәм белгечләр белән тәҗрибә уртаклашачак.