"Бердәм килештерүләр кабинеты" цифрлы трансформациянең төп элементы

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йөкләмәсе буенча узган елда «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» гамәли платформасында эшләүче “Бердәм килештерүләр кабинеты” төзелде.

Бу сервис проектлау һәм төзелеш этапларында инженерлык инфраструктурасы челтәрләренә технологик тоташтыру буенча хезмәтләр күрсәтү срокларын оптимальләштерү максатында эшләнгән. Ул регламентланган срокларны төгәл билгеләүне һәм документларны «Бердәм тәрәзә» форматында параллель карауны тәэмин итә.

“Бердәм килештерүләр кабинеты” — ресурсларның төп төрләрен, шул исәптән электр энергиясен, газ, су чыгару, җылылык белән тәэмин итүне һәм башкаларны колачлый.

Системага министрлыклар, министрылык астында эшләүче оешмалар, муниципаль хакимият органнары, ресурслар белән тәэмин итүче һәм челтәр оешмалары, мобиль һәм теркәлгән элемтә операторлары, шулай ук нефть һәм эре федераль компанияләр тоташтырылган. Бу исә документларны килештерүгә комплекслы якын килүне тәэмин итә.

“Бердәм килештерүләр кабинеты”на тоташучыларга инженер-техник челтәрләр һәм объектлар турында мәгълүматны саклауны, эшкәртүне һәм бирүне, шулай ук пространство белешмәләренең җыелма планын әзерләүне тәэмин итүче оператор функцияләре ТР Пространство белешмәләре фондына йөкләнгән.

Шулай итеп, “Бердәм килештерүләр кабинеты” Татарстан Республикасында регионның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм бизнес һәм гражданнар өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән цифрлы трансформациянең төп элементы булып тора.

Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында Татарстан Рәисе ассызыклаганча, инвестицион активлыкны стимуллаштыру макроикътисадый тотрыклылык һәм икътисад үсешенең мөһим факторы. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: «“Үтәли инвестиция агымы” проектын дәвам итү, барлык муниципалитетлар һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан цифрлы чишелешләрдән, платформалардан, аерым алганда, “Бердәм килештерү кабинеты”ннан файдалану хисабына инвестиция-төзелеш циклын мөмкин кадәр кыскартырга кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International