MAX милли мессенджеры Татарстан халкына туганнары һәм дуслары белән аралашу өчен заманча, уңайлы һәм бушлай чишелеш тәкъдим итә. Аның үзенчәлеге шунда: ул интернет начар тотканда да тулысынча бушлай аудио һәм видеошалтыратулар ясарга мөмкинлек бирә һәм элемтәгә сизелерлек экономия ясый.
Татарстан халкы ни өчен MAXны сайлый:
· MAX пенсионерлар, ата-аналар һәм яшьләр арасында аеруча ихтыяҗга ия. Әбиләр һәм бабайлар оныклары белән чикләүләрсез аралаша, ата-аналар башка шәһәрләрдә укыган балалары белән һәрвакыт элемтәдә тора, ә яшүсмерләр, баланс турында уйламыйча, дуслары белән иркенләп сөйләшә ала.
· Интернет начар тотканда да элемтә сыйфаты югары дәрәҗәдә, ә бу ерак районнарда кулланучылар өчен мөһим.
· MAX кушымтасы «кара исемлек»кә кертелмәгән, бу, хәтта, эелемтәне чикләгәндә дә тотрыклы эшләүне тәэмин итә.
· MAX ярдәмендә табибка язылырга, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләргә була. Ярдәм итү өчен уңайлы чаты һәм башка мөмкинлекләре бар.
MAX үз функцияләрен даими камилләштерә: хәзер төркемләп шалтыратулар, катнашучылар саны һәм вакыты буенча чикләнмәгән видеоконференцияләр ясарга була, «Көтү залы» (“Зал ожидания”) режимы, чат, очрашуларны «Сайланма»га (“Избранное”) теркәп кую мөмкинлеге бар.
Россиянең иң эре элемтә операторлары («Билайн», МТС, «МегаФон», Tele2) ярдәме белән MAX кушымтасын кулланганда трафик тарифлаштырылмый, димәк, аралашу чыннан да бушлай.