«Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы ярышлары узды. Ярышларда республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан 21 команда көч сынашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы составында Гөлчәчәк Гайнанова, Карен Хачатрян, Илгизәр Сәлимҗанов бар иде. Алар гомуми зачетта 15 нче урынны алды.
Чираттагы ярышлар бадминтон буенча булачак.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте,
ТР Спорт министрлыгы фотосы