Дәүләт хезмәткәре фатирын арендага бирергә хокуклымы?

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Дәүләт хезмәткәрләренә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү тыела. Әлеге тыюны бозган очракта, ышанычны югалтканы өчен дәүләт хезмәткәре эшеннән азат ителәчәк (2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы законның 17 маддәсенең 1 өлеше 3.1 п., 59.2 маддәсенең 1 өлеше 4 п.).

Шушы тыюга бәйле рәвештә дәүләт хезмәткәрләренең үз фатирын арендага бирүе законлы булу-булмавы һәм әлеге эшчәнлек эшкуарлык төренә керү-кермәве турында сорау туа.  

Мөлкәттән файдаланудан, товарлар сатудан, эшләр башкарудан яки хезмәтләр күрсәтүдән даими рәвештә табыш алуга юнәлдерелгән мөстәкыйль эшчәнлек эшкуарлык эшчәнлеге булып санала (РФ ГК 2 маддәсе).

Шулай итеп, эшкуарлык эшчәнлегенең бер билгесе — аның мөлкәттән файдаланудан даими рәвештә табыш алуга юнәлдерелүе. Шул ук вакытта табыш булмау (мәсәлән, яллаучы (арендатор) наем (аренда) килешүе буенча түләмәгән очракта) эшчәнлекнең квалификациясенә йогынты ясамый, чөнки мондый эшчәнлекнең максаты табыш алу булып тора (РФ Югары Суды Пленумының 24.10.2006 N 18 карарының 13 п.).

Әгәр фатир дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан шәхси ихтыяҗлар өчен түгел, ә арендага бирү өчен генә файдаланылса һәм бу берничә тапкыр кабатланса, моны эшкуарлык эшчәнлеге итеп танырга мөмкиннәр (Россия Федераль салым хезмәтенең 07.05.2019 N са-4-7/8614 хатының 1.1 пункты).

Шуның белән бергә законнарда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнә "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы кысаларында торак урыннарны наемга (арендага) бирүдән һәм аңа салым салудан керем алу мөмкинлеге каралган.

Шуның белән бергә законнарда, "һөнәри керемгә салым" дип аталган махсус салым режимы кысаларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең торак урыннарны наемга (арендага) бирүдән керем алу һәм аңа салым салу мөмкинлеге каралган.

Шунысын да билгеләп үтик, РФ дәүләт вазыйфаларын, РФ субъектларының дәүләт вазыйфаларын, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар үз керемнәре турында белешмәләр бирергә тиеш (25.12.2008 N 273-ФЗ канунының 12.1 маддәсенең 4 өлеше).

 

Пресс-служба Министерства земельных и имущественных отношений РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International