Июльдән бүгенге көнгә кадәр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасының 1600дән артык территориаль зонасы чикләре турында белешмәләр кертелде. Шулай итеп теркәлгән чикләрнең гомуми саны 14 673 кә җитте.
Шушы вакыт аралыгында кертелгән зоналар Апас, Буа, Биектау, Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Спас, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай, Теләче районнары, шулай ук Әлмәт һәм Буа шәһәрләрендә урнашкан. Нигездә, бу авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм социаль объектлар, индивидуаль-торак төзелеше, күмү урыннары, сәнәгать предприятиеләре, бакчачылык һәм яшелчәчелек зоналары, шулай ук рекреацион, универсаль-торак һәм иҗтимагый-эшлекле зоналар.
Шулай ук республикада торак пунктларның чикләре турында белешмәләр кертү эшләре дәвам итә. Соңгы ике ай дәвамында ЕГРНга Яшел Үзән районының Раифа бистәсе, Актаныш районының Меңнәр, Актанышбаш, Ирмәш, Мәсәде, Бурсык, Пучы, Иске Айман, Иске Байсар, Чиялек, Иске Богады, Югары Богады, Такталачык, Татар Ямалы, Буазкүл, Усы, Чалманарат, Биектау районының Югары Ия, Коркачык, Татар Урматы, Камай, Кызыл Күл, Кече Рәс авыллары чикләре турындагы белешмәләр кертелде. Шул рәвешле, ЕГРНга кертелгән чикләрнең гомуми саны 2 865 (3 116 дан 92%) тәшкил иткән.