Зеленодольск районында «Бердәм килештерүләр кабинеты» эше буенча икенче зона киңәшмәсе узды

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Зеленодольск районында «Бердәм килешү кабинеты» эшчәнлегенә багышланган икенче зона киңәшмәсе узды.

Анда Республикасының җиде муниципаль районы һәм ресурслар белән тәэмин итүче төп оешмалар вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре яңа цифрлы инструментның мөһимлеген ассызыклаган докладлар белән чыгыш ясады.

Чараның практик өлешен ТР пространство белешмәләре фонды белгечләре һәм ТР цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре алып барды. Укыту интенсивында ТР пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов чыгыш ясады. Шуннан соң белгечләр системада эшләү буенча укулар үткәрделәр.

«Бердәм килештерүләр кабинеты» электрон сервисының бурычы — инженерлык инфраструктурасы челтәрләренә техник кушылуда катнашучыларның барысының да документларны онлайн-форматта параллель карау һәм килештерү эшен җайга салу.

Республика хакимияте регионның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга, эшлекле мохитне камилләштерүгә һәм эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыруда зур тырышлык куя.

“Бердәм килештерүләр кабинеты” системасы Татарстан республикасы Рәисе йөкләмәсе буенча эшләнде. Ел башында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган “Нәтиҗәле регион” дип аталган пилотлы проектны гамәлгә ашыруга һәм инвестицион климатны яхшыртуга багышланган утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов: “Инвестицияләр икътисадый тотрыклылылыкны һәм лидерлыкны тәэмин итүнең төп коралы” — дип ассызлыклады.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International