“ТР мөлкәте витринасы”на 300 объект кертелгән, аларның 11е буенча сату-алу билгеләнгән инде

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Татарстан Республикасы мөлкәте витринасы» проектын эшләтеп җибәргәннән бирле объектларга 40 мөрәҗәгать кергән.

2025 елның июнендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә эшләнгән «Татарстан Республикасы мөлкәте витринасы» проекты әйләнештән чыгарылган, әмма киләчәктә файдалану өчен яраклы биналар һәм бина эчләре  турындагы мәгълүматны бер урында туплый. Ул «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проектына ярдәм кысаларында гамәлгә ашырыла.

Объектларның карточкаларында фотосурәтләр, кадастр номерлары, төзелеш елы, инженерлык коммуникацияләренә тоташу һәм куллану вариантлары турында мәгълүмат бар. Объект кызыксындыра икән, кулланучы гариза калдыра ала. Ә аны өстәмә мәгълүмат алу өчен белгечкә юллаячаклар.  

“Бүгенге көндә порталга республиканың төрле районнарыннан 300дән артык объект өстәлгән. Иң күп санлылары — Лениногорск, Алексеевск, Балтач, Азнакай, Апас районнары. Порталны эшләтеп җибәргәннән бирле 1000гә якын кеше караган, шуларның 40ы мөрәҗәгать калдырган, 11 объект буенча сату-алу эшләре билгеләнгән», — дип хәбәр итте ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина: “Заявкалар калдырылган объектлар арасында административ биналар кебек зурлары да, ФАПлар һәм хәтта гаражлар кебек кечкенәләре дә бар. Алар республика һәм муниципаль әһәмияттәге эшчәнлекнең төрле юнәлеше өчен туры килүче төрле хәлдәге объектлар. Порталга керүчеләр арасында Түбән Кама районында үз җир кишәрлеге булган хастаханә бинасы, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге биналар эче, Бөгелмәдәге бина арендасы белән кызыксынучылар бар. Объектлар аренда һәм сатып алу хокукларында алынырга мөмкин, кече һәм урат эшмәкәрлек, шклуай ук күчемле милек өчен объектларның аерым блоклары бар”.

Исегезгә төшерәбез, республикада әйләнештән чыгарылган 1040 күчемсез милек объекты бар, аларның гомуми мәйданы якынча 400 мең кв.м. Араларында гаражлар, җир кишәрлекләре булган биналар, техник корылмалар һәм башка объектлар.

Элегрәк министр Азат Кадыров гариза бирүчеләрдә иң популяр сорау объектның бәясе булуын билгеләп үткән иде. Шуннан соң бәяләү процессы оештырылды, ә объектларның карточкалары мөмкин булган базар бәясе турында мәгълүмат белән тулылана башлады (ахыргы бәя сатулар уздырганнан соң билгеләнә).

Белешмә өчен:

“Татарстан Республикасы мөлкәте витринасы” — республика һәм муниципаль милектәге булган файдаланылмый торган объектлар тупланган электрон мәйданчык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International