Кем ул дроппер һәм ничек аның сыман булмаска?

2025 елның 5 сентябре, җомга

Дропперлар, яки дроплар мошенниклар урлаган акчаларны кулга алуда катнашкан кешеләр. Җинаятьчеләр аларны эзләрен каплар өчен файдаланалар: бер картадан икенчесенә ниндидер сумманы күчерүне, акчаны алып, курьерга тапшыруны яки акчаны чит кешенең счетына салуны сорыйлар.

Кайберәүләр дропперга аңлы рәвештә, тиз һәм җиңел акча эзләп бара. Әмма алар бу мизгелдә җинаятьтә катнашуларын чамаламый. Үзләре аңламыйча, мошенникларга хезмәт күрсәтүчеләр дә бар. Кызганычка каршы, белмәү җаваплылыктан азат итми. Дропперларга җинаять җәзасы яный, ә тагын алар Үзәк Банкның махсус базасына эләгә.

2024 елның 25 июленнән кредит оешмалары аларга счетларга һәм карталарга керү мөмкинлеген чикләде. Регулятор базасына керү мөмкинлеге барлык банкларда да бар, шуңа күрә дроппер счетлары буенча дистанцион операцияләр берьюлы барлык кредит оешмаларында да мөмкин түгел.

Кем дроппер була? Куркыныч зонасында — акчага мохтаҗ һәм теге яки бу сәбәпләр аркасында акча эшли алмаган кешеләр. Һәм беренче чиратта, мәктәп укучылары — яшүсмерләр, студентлар. Картаны 14 яшьтән үк ачып була, җинаятьчеләр шуннан файдалана да инде, яшьләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итә.

Җинаятьчеләр еш кына җинаятьтәшләрен социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм белдерүләр такталары аша эзли:

  • Банк картасын рәсмиләштерергә һәм бүләкләү өчен аны яки аның реквизитларын башка кешеләргә тапшырырга тәкъдим итәләр.
  • Кешенең онлайн-банкингына керү мөмкинлеге алырга телиләр.
  • Акчаны картага яки кәрәзле телефонга янәсе ялгыш күчерәләр, шуннан соң күчерелгән сумманы башка счетка кайтаруны сорыйлар.
  • Социаль челтәрләрдә конкурс яки лотерея администраторы булырга тәкъдим итәләр, ахырда «отыш»ны башка счетка күчерергә кушалар.

 

Дроппер булмаска һәм якыннарыңа ничек ярдәм итәргә:

  • Тиз һәм җиңел акча эшләү булмый. Шуны онытмагыз! Әгәр тәкъдим ителгән вакансиядән нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеге аңлашылмый икән, эш тәҗрибәсе таләп ителми икән, шикләнергә сәбәп бар.
  • Чит кешеләрдән теләсә нинди «очраклы» күчерүләрне банк аша гына кайтарыгыз.
  • Үзегезнең шәхси һәм финанс мәгълүматларыгызны саклагыз: картагызның реквизитларын шикле сайтларда һәм анкеталарда калдырмагыз, теләсә нинди сылтамаларга басмагыз һәм смслардан кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез.
  • Әгәр яшүсмер балаларыгыз яки туганнарыгыз бар икән, дропперлар барлыгы турында кисәтегез. Аларга шәхси һәм финанс мәгълүматларын тапшыру белән бәйле хезмәт хакы тәкъдим иткәндә — пауза алырга һәм ата-аналарга, укытучыларга яки полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатыгыз.
  • Мошенниклар максатында нык торырга, шантажлый ук башларга мөмкин. Бу вакытта үгетләүләргә һәм куркытуларга бирешмәскә, үз-үзеңә бикләнмәскә, ә өлкәннәр белән сөйләшергә кирәк.
  • Әгәр яшүсмер акча эшләргә тели икән, аның белән мөмкин булган вариантлар турында фикер алышыгыз һәм өстәмә эш табарга ярдәм итегез.

Мәгълүмат чыганагы: Fincult.info — Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан булдырылган мәгълүмати-агарту ресурсы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International