ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә тагын 10 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

2025 елның 30 августы, шимбә

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Матди тәэмин итү идарәсе белән бергәлектә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 10 тонна гуманитар ярдәм җибәрде.

Йөк составына кабат тәрәзә рамнары һәм пыяла пакетлары керде, чөнки атышлар вакытында беренче булып нәкъ менә алар зыян күрә. Шуңа күрә тәрәзә рамнары һәм пыяла пакетларга ихтыяҗ зур. Шулай ук йөккә актлар заллары өчен урындыклар, объектларны торгызу һәм җиһазлау вакытында кирәкле радиаторлар да өстәлгән. 

“Бу ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әзерләгән гуманитар ярдәмнең дүртенче партиясе. Команданың җайга салынган эше нәтиҗәсендә узган юлы җыелган йөкне башка ведомстволардан Лисичанскига баручы фурага төяп җибәрергә мөмкин чыкты. Яңа партиядә дә кирәкле әйберләр урын алды. Шешәле сулар да бар. Аны Татарстанлылар шефлыкка алган төбәктә аеруча көтәләр", – дип билгеләп үтте ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International