Геоконференциянең икенче көнендә катнашучылар заманча геодезия технологияләрен бәяләделәр

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

2025 елда Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында уза торган «Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» XIV халыкара фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Геодезия» фәнни-мәгариф үзәгендә үтте.

Чарада катнашучыларны «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов һәм Казан федераль университетының физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире Владимир Безменов сәламләде.

Чараның программасы бай иде. Анда фән кандидатлары, экспертлар, геодезия һәм геомәгълүмат системалары өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр һәм аналитиклар чыгыш ясады. Шулай ук кыр җиһазларын демонстрацияләү оештырылды.

Ике көнлек конференциядә геомәгълүмат технологияләрен, илебезнең иярчен җиһазларын, махсуслаштырылган программа тәэминаты һәм пилотсыз очу аппаратлары технологияләрен куллану мәсьәләләре каралды. Геодезия, геоинформатика, картография һәм Җирне дистанцион зондировкалау буенча кадрлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү системасының хәзерге торышы, үсеш перспективалары, шулай ук геодезия һәм картография эшчәнлегенә кагылышлы башка актуаль сорауларга фикерләр алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International