Кичә ТР Дәүләт кадастр бәяләү үзәгендә Түбән Новгород өлкәсе делегациясе белән очрашу узды.
Чарада ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, Түбән Новгород өлкәсе милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Олег Леомцев, «Сканконтроль» генераль директоры Оксана Устинова һәм ГИС бүлеге башлыгы Ольга Серова, «Регнедвижимость» генераль директоры урынбасары Светлана Макарова катнашты.
Түбән Новгород өлкәсе вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларны үз төбәкләрендә җир законнарын бозуларны ачыклау һәм бюджетка мөлкәти салым һәм салым булмаган керемнәрне арттыру процедурасын оештыру системасы белән таныштырдылар.
Очрашуда шулай ук ТР пространство белешмщлщре фонды директоры Дмитрий Лунегов та катнашты. Ул үз чиратында Фонд эшчәнлегенең төп юнәлешләрен яктыртты: пространство белешмәләре белән эшләү, төбәк электрон картография нигезен алып бару, генераль планнар эшләү, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, территорияләрне планлаштыру һәм чикләрен билгеләү проектлары.
Киңәшмә вакытында директор Түбән Новгород өлкәсендәге хезмәттәшләренең төбәк тәҗрибәсе белән танышты.