Республикада "Бердәм килештерүләр кабинеты" (ЕКС) эшенә багышланган зона киңәшмәләре башланып китте.
Беренче күчмә киңәшмә бу атнада Зәй муниципаль районында узды, анда Татарстан Республикасының 9 муниципаль районы һәм районның төп ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары вәкилләре катнашты.
Технологик тоташтыру процедураларын оптимальләштерү һәм хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту өчен кертелгән "Бердәм килештерүләр кабинеты"ның әһәмиятен ассызыклаган доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров чыгыш ясады.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре җир кишәрлекләрен бүлеп бирү процедураларын тизләтүгә һәм объектларны су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга ярдәм итә торган "Бердәм килештерүләр кабинеты"н кертүнең өстенлекләрен билгеләп үттеләр.
ТР пространство белешмәләре фондының җир асты коммуникацияләренең җыелма планын алып бару секторы башлыгы Валентин Шаронов ТР цифрлы трансформация үзәге белгечләре белән берлектә "Бердәм килештерүләр кабинеты" белән эшләү буенча өйрәтүләр үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» гамәли платформасында эшләүче "Бердәм килештерүләр кабинеты" узган ел Татарстан Республикасы Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә төзелде. Ул регионның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга, бизнес һәм гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән цифрлы трансформациянең төп элементы булып тора.