Кичә «Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» конференциясе башланды

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Кичә Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында ел саен үткәрелә торган «Геодезиянең һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Конференциянең модераторы булып ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов чыгыш ясады. Алга таба сәламләү сүзе белән катнашучыларга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, Мордовия Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алина Утенкова, «Роскадастр» гавами-хокукый компаниясенең Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры вазыйфаларын башкаручы Артур Егоров, Казан федераль университетының физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире Владимир Безменов мөрәҗәгать итте.

Конференциягә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән әйдәп баручы экспертлар җыелды. Шәхсән катнашырга мөмкинлеге булмаганнар өчен өстәмә рәвештә онлайн-форматта тоташу мөмкинлеге оештырылды.

Докладчылар геодезия һәм геомәгълүмат системалары белән бәйле төрле темаларга чыгыш ясадылар. Аларның кайберләре чарада катнашучылар арасында кызу бәхәс һәм фикер алышу уятты.  

Бүген фәнни-гамәли конференция Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында «Геодезия» яңа фәнни-мәгариф үзәгендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International