Татарстан муниципаль берәмлекләренең шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын эшләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов җитәкчелегендә видеоконференция режимында Татарстан муниципаль берәмлекләренең шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын эшләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Фикер алышуда проект оешмалары, республиканың муниципаль районнары, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Роскадастр»ның ТР буенча филиалы вәкилләре катнашты.

Чара барышында проектларны үтәлү сроклары каралды, шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын эшләү буенча килеп туган проблемалар яңгырады һәм анализланды.

Районнарга ачыкланган кисәтүләргә карата җентекле аңлатмалар, шулай ук аларны бетерү буенча конкрет тәкъдимнәр бирелде. Министр урынбасары булган проблемаларны тиз арада хәл итү һәм барлык кирәкле чараларны кыска вакыт эчендә төгәлләү зарурлыгын ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International