Кичә «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ һәм территорияләрне үстерү Халыкара ассоциациясе арасында җирдән файдалану, шәһәр төзелеше һәм территориаль планлаштыру өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
5 елга төзелгән килешүне “ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры Дмитрий Лунегов һәм территорияләрне үстерү Халыкара ассоциациясе рәисе Васил Мәҗитов имзалады.
Эшлекле очрашу барышында хезмәттәшлекнең төрле аспектлары турында фикерләр алышынды, идеяләр һәм тәкъдимнәр әйтелде.
«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры Дмитрий Лунегов фикеренчә, бу килешү башка илләр белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, үзара файдалы хезмәттәшлек өчен уникаль мәйданчык булдыра.
Белешмә өчен: территорияләрне үстерү Халыкара ассоциациясе — инфраструктура проблемаларын хәл итү һәм территорияләр белән идарә итүдә инновацион модельләр кертү өлкәсендә дәүләтләр, бизнес һәм фәнни бергәлек хезмәттәшлеге платформасы.
Территорияләрне үстерү Халыкара ассоциациясе — тормыш сыйфатын күтәрүгә, "акыллы" шәһәрләр төзүгә, яшел энергетиканы үстерүгә һәм мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән проектларга ярдәм итә, прогресс һәм киләчәк буыннар өчен нәсел системаларын саклау арасында гармонияле баланска омтыла. Әлеге ассоциация, төп партнерларын да кертеп, 11 илне берләштерә: Кыргызстан, Үзбәкстан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Һиндстан, Әфганстан.