Бердәм дәүләт реестрына республиканың 6 аучылык хуҗалыгы чикләре турында белешмәләр кертелде

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

 «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ тарафыннан аучылык җирләренең чикләрен билгеләү һәм алар турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү буенча эшләр алып барыла.

Бүгенге көнгә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Тәтеш («Идел», «Тәтеш», «Вепрь», «Тархан») һәм Буа («Буа», «Баик Аланы») муниципаль районнары территориясендә урнашкан 6 аучылык хуҗалыгы чикләре турында белешмәләр кертелде.

Шулай ук 6 аучылык хуҗалыгы Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетына килештерүгә җибәрелде. Болардан тыш, 3 проект килештерелгән һәм раслауны көтә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аучылык җирләренә аучылык хуҗалыгы алып бару өчен билгеләнгән территорияләр керә. Чикләрне билгеләү аучылык хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен генә түгел, ә территорияләрдән нәтиҗәле файдалану өчен дә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International