Республикада торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә

2025 елның 18 июле, җомга

Бүген видеоконференция форматында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының генераль планнарын һәм территориаль планлаштыру схемаларын эшләү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды.

Эшлекле онлайн-очрашуны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов уздырды. Анда республиканың проект оешмалары, муниципаль районнары, "Роскадастр" ГХКнең Татарстандагы филиалы, ТР Пространство белешмәләре фонды, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы катнашты.

Киңәшмәдә генераль планнар һәм территориаль планлаштыру схемалары ярдәмендә торак пунктларның чикләрен билгеләүгә бәйле актуаль мәсьәләләр каралды.

Башкарган эшләрнең төп этаплары, проектларны үтәү вакытлары, шулай ук проект оешмалары һәм җирле үзидарә органнары арасындагы үзара хезмәттәшлекне камилләштерү буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International