Пространство белешмәләре фонды икенче кварталда башкарган эш йомгаклары буенча хисап бирде

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Агымдагы елның икенче кварталында Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының электрон мәгълүмат базасына республиканың дәүләт хакимияте органнары, аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре, җирле үзидарә органнары һәм юридик затлар тарафыннан оештырылган 884 геодезия һәм картография эшләре материалы кертелде. Фондны һәм каталогны алып бару бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә пространство белешмәләре тапшыруга гаризалар эшкәртелә.

Татарстан Республикасының географик объектлары атамалары каталогы өстендә дә эш дәвам итә. Бүгенге көндә каталогта рус телендә 4 653 атама бар, шулардан 4 558 объект татар телендә билгеләнгән. “Татар телендә ТР географик объектлары атамалары каталогын алып бару турындагы Нишезләмәне раслау турында” ТР Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнде, документ хәзерге вакытта ведомствоара килештерүен уза.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республика буенча генераль планнарны һәм ПЗЗны инвентаризацияләү процессы алып барыла. Бүгенге көндә 781 муниципаль берәмлек составына керүче барлык торак пунктларның чикләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән.

Моннан тыш, ярты ел эчендә Фонд адресына закон таләпләрен тикшерү өчен 26 генераль план, 4 территориаль планлаштыру схемасы, 2 мастер-план, 26 территорияне планлаштыру проекты һәм газ бүлү челтәрләренең 18 саклау зонасы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International