Апрель аенда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасының 300дән артык территориаль зона чиге турындагы белешмә кертелде. Теркәлгән чикләр саны, нәтиҗәдә, 13 037 тәшкил итте.
Әлеге зоналар Азнакай, Баулы, Буа, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Чирмешән һәм Чистай районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре территориясендә урнашкан. Нигездә, бу – авыл хуҗалыгы җирләре, шәхси-торак төзелеше, социаль объектлар, җирләү урыннары, шулай ук бакчачылык, ял итү, универсаль-торак һәм иҗтимагый зоналар.
Шулай ук республикада торак пункт чикләре турындагы белешмәләр җыю буенча да эшләр дәвам итә. Ике ай дәвамында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Тукай, Әлмәт һәм Биектау районнарында 5 торак пункт чикләре турындагы белешмәләр кертелде. Шул рәвешле, теркәлгән чикләрнең гомуми саны 2 842 тәшкил итте (гомуми саннан 91%).