Татарстанда су чыганаклары санитар саклау зоналарын билгеләү турында фикер алыштылар

2025 елның 27 июне, җомга

ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре, директор урынбасары Дмитрий Малинин җитәкчелегендә, су чыганакларының санитар саклау зоналарын билгеләү сораулары буенча киңәшмәдә эксперт буларак катнаштылар. Очрашуны Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе оештырды.

Әлеге зоналар территориядән файдалануның махсус шартлары булган зоналарга керәләр (ЗОУИТ), алар исә чыганакта суның пычрануын булдырмау максатында шәһәр төзелеше эшчәнлеген көйләү өчен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелергә тиеш.

Бу территорияләр, норматив документлар таләпләре, санитар-эпидемиология йомгаклары нигезендә, шулай ук тапшырылган санитар саклау зоналары проектларын исәпкә алып, Фонд тарафыннан эшләнелгән барлык генераль планнарда чагылыш таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International