Дмитрий Лунегов җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Бүген Пермь шәһәрендә мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Идел буе федераль округының РФ төбәкләре башкарма хакимият органнары Ассоциациясенең утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов һәм Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов катнаштылар.

Пленар утырыш барышында катнашучылар Ил күләм пространство белешмәләре системасын тулы һәм төгәл белешмәләр белән тулыландыру, территорияләрне комплекслы үстерү механизмнарын гамәлгә ашыру, мастер-планнар җитештерү, күчемсез милек объектларын икътисади әйләнешкә җәлеп итү кебек актуаль сораулар буенча фикер алышты.

Чакырылган спикерлар – Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Екатерина Карутина, Росреестр җитәкчесе урынбасары Алексей Бутовецкий, РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгының территорияләрне комплекслы үстерү департаменты директоры Мария Синичич һәм башка экспертлар.

Алга таба эш секцияләрдә дәвам итте. Биредә берлектә уйланылган тәҗрибәләр регионнарда иңдерү өчен тәкъдим ителәчәк.

Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Идел буе федераль округының РФ төбәкләре башкарма хакимият органнары Ассоциациясе – милек ресурлары белән идарә итү һәм алардан куллану сорауларында белем һәм тәҗрибә белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчык. Әлеге оешма регионнар арасындагы конструктив хезмәттәлеккә дә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International