Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановта узган иртәнге киңәшмәдә Бөгелмә районынында “Карабаш диңгезе” проектын гамәлгә ашыру барышы каралды. Инвестор заманча курорт комплексын булдыруга 300 млн сумнан артык акча тотарга әзер. Бу хакта Бөгелмә башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов хәбәр итте.
“2022 елның декабрендә ТР Рәисе инвестицион советында әлеге проект расланганнан соң, җир сораулары хәл ителде – бу тиз башкарыла торган эш түгел. Хәзер инде бюрократик мәсьәләләр финиш этабында, ә июль ахырына кадәр җирләр “авыл хуҗалыгы җирләре” категориясеннән “рекреация зоналарына” күчереләчәк. Барлык әзерлекләрне исәпкә алганда, инвестор инде киләсе елның язында төзелешне башларга планлаштыра”, - дип язды ул үзенең телеграм-каналында.
Шулай ук киңәшмәдә Карабаш бистәсенең Татарстан Көньяк-Көнчыгышы өчен аеруча әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. Республика Рәисе биредә комплекслы туристик кластер үстерү кирәклеген әйтте.
“Бөгелмәдә эшләүче аэропортны исәпкә алганда, Карабашта эчке туризм Татарстан халкында гына түгел, ә илнең башка төбәкләреннән килгән кунакларда да кызыксыну булачак, дип ышанам. Бу исә безнең районда яшәүчеләргә ял итү өчен дә, мәшгульлек өчен дә яңа мөмкинлекләр ачачак, чөнки объектта яңа эш урыннары булдырылачак”, - дип фикере белән бүлеште Бөгелмә башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов.
Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды Карабаш шәһәр тибындагы бистә генераль планын эшләп чыгаручы. Әлеге документ “Карабаш диңгезе” проектын гамәлгә ашыру һәм районны тулаем алганда үстерү максатында эшләнелде.