Кичә, 10 июньдә, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды вәкилләре һәм Мордовия Республикасының Төзелеш һәм архитектура министры Алексей Гришакин белән киңәшмә узды. Очрашу видеоконференцэлемтә аша оештырылды.
Аралашу барышында Фонд директоры Дмитрий Лунегов региональ пространство белешмәләре фондын алып бару, Ил күләм пространство белешмәләре системасын тулыландыру кысаларында шәһәр төзелеше документларын эшләү һәм инвентаризацияләү, шулай ук учреждение тарафыннан башкарылучы башка эшләр буенча тәҗрибә белән уртаклашты. Мордовиянең төзелеш министры исә, үз чиратында, профиль эшчәнлек белән бәйле сораулар бирде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча катнашучылар уртак һөнәри консультацияләр үткәрү һәм, гомумән алганда, алга таба хезмәттәшлек турында сөйләште.