ФПД РТ хезмәткәрләре ДРКБда дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырды

2025 елның 30 мае, җомга

Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре Балалар республика клиник хастәханәсендә дәваланучы балаларга ярдәм күрсәтү максаты белән акча җыю оештырдылар.

Билгеле булганча, иң яхшы дару - ул уңай эмоцияләр. Шуңа күрә җыелган акчаларга уенчыклар алып, аларны ДРКБның Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә тапшырырга тәвәкәлләделәр.

Инициатив төркемне Үзәк хезмәткәрләре җылы каршы алып, һәр ярдәм кулын сузучыга олы рәхмәт белдерде.

Әлеге бүләкләр балаларның йөзендә шатлык хисе уятып, аларга тизрәк дәваланып чыгарга ярдәм итер, дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International