Бүген Мордовия башкаласында III "Мастор" җир форумы старт алды. Ул ике көн дәвам итәчәк.
Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов һәм аның урынбасары Сергей Бахматов катнаша.
Форумга шулай ук РФ төбәкләренең хакимият органнары вәкилләре, федераль ведомство җитәкчеләре, депутатлар, экспертлар, галимнәр, гарәп илләре, Индия, Бәйсез илләр берлеге чит ил спикерлары чакырылды.
Форумда ил күләм пространство белешмәләре системасын тулы һәм төгәл белешмәләр белән тулыландыру, территорияләрне комплекслы үстерү, милек һәм җир ресурслары белән идарә итүдә цифрлаштыруны иңдерү һәм икътисади әйләнешкә күчемсез милек объектларын җәлеп итү кебек темаларга фикер алышу көтелә.