Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Татарстан нефть, газ һәм химия форумы кысаларында узачак “Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясен оештыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
Быел чарада катнашучылар географиясен һәм докладларның төп темаларын киңәйтү, шулай ук конференциянең фәнни өлешенә игътибар итү планлаштырыла. Бу һәм башка сорауларны Фонд җитәкчелеге белән ТР Фәннәр академиясе вәкиле – техних фәннәр буенча хезмәттәшлекне координацияләү бүлеге җитәкчесе Эмиль Шәмсетдинов белән очрашуда карап чыктылар.
Исегезгә төшерәбез, конференция 14 ел дәвамында үткәрелгән дәвердә геодезия, геомәгълүмати һәм картография индустриясе белгечләре һәм фәнни җәмәгатьчелеге өчен фикер алышу өчен традицион мәйданга әверелде. Чараны оештыручылар булып Татарстанның Министрлар Кабинеты, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Пространство белешмәләре фонды, Казан федераль университеты һәм “Казан Экспо” ХКҮ чыгыш ясый.