"Тормыш өчен инфраструктураны үстерү турында" Дәүләт Советы Президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеге расланды

2025 елның 23 мае, җомга

Россия Президенты Владимир Путин 2025 елның 15 апрелендә узган "Тормыш өчен инфраструктураны үстерү турында" Дәүләт Советы президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча чыгарылган йөкләмәләр исемлеген раслады.

Исемлекнең 4 пункты буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, РФ Дәүләт Советы белән берлектә, "Тормыш өчен инфраструктура" юнәлеше буенча 15 июньгә кадәр түбәндәге сорауларга кагылышлы тәкъдимнәр кертү йөкләнде:

- бер яисә берничә муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади һәм пространство үсеше өстелеген билгеләүче стратегик планлаштыру документын (мастер-план) булдыру, шул ук вакытта алданрак бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, генераль планнарның составына һәм эчтәлегенә карата таләпләрне, аларны раслау тәртибен камилләштерү;

- территорияләрдән файдалануның махсус шартлары булган зоналарны билгеләү тәртибе турында күчеш нигезләмәләрнең срогын,аларны билгеләү юлларын үзгәртүнең максатка ярашлылыгы турындагы мәсьәләне карап, биш елга озайту;

- файдаланучы гражданнар санына карап, социаль инфраструктура объектлары белән файдалана алу, гражданнрның мобильлек дәрәҗәсе, махсуслашкан һәм җәмәгать транспорты хезмәтләре белән тәэмин итү дәрәҗәсе, демография фаразы өлешендә, Россия Федерациясе субъектларына мондый объектлардан җәяү һәм транспорт белән файдалана алу үзенчәлекләрен билгеләү хокукын бирү мөмкинлеген күздә тотып, шәһәр төзелешен проектлау нормативларын яңадан карап чыгу;

кысан шәһәр төзелеше шартларында мәгариф оешмалары биналарын төзүгә һәм реконструкцияләүгә карата санитар-эпидемиологик таләпләр билгеләүгә һәм куллануга дифференциация алымын формалаштыру, шул исәптән мондый оешмалар биналарын җир кишәрлекләре мәйданын арттырмыйча реконструкцияләү мөмкинлеген тәэмин итү максатларында;

- һәм башкалар.

Документ тулысынча Кремльнең рәсми порталында урнаштырылган: http://kremlin.ru/acts/assignments/orders/7698

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International