1 февральдә 2023 елның 4 августында чыккан "РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ аерым закон актларына үзгәртүләр кертү турындагы" 438-ФЗ Федераль законы гамәлгә керде.
Әлеге закон Шәһәр төзелеше кодексы, иҗтимагый тыңлауларны үткәрмичә, җир участоклары белән торак пункт чикләре кисешүен төзәтү белән бәйле торак пункт чикләрен үзгәртү өчен муниципаль берәмлекләрнең территориаль планлаштыру документларына үзгәртүләр кертү мөмкинлеген бирүче нигезләмәләр белән тулыландырылды.
Торак пунктлары чикләре, территориаль зоналары чикләре белән җир участоклары чикләре кисешүен РФ төбәгенең дәүләт хакимияте органы һәм җирле үзидарә органнары белән килештермичә төзәтү мөмкин.
Торак пункт чиген билгеләгән һәм терплашлаштыру документын раслаган дәүләт хакимияте яисә җирле үзидарә органнары табылган кисешүләр белән бәйле үзгәртүләрне үзе кертә. Аннан соң районның терпланлаштыру схемасы һәм шәһәр округы генераль планы рәсми сайтта, терпланлаштыруның мәгълүмати системасында яисә регионның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында урнаштырылырга тиеш.