Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре һәм җитәкчеләре Региональ компетенцияләр үзәгенең Офис процесслары фабрикасында тренинг-укыту узды.
Офис процесслары фабрикасы - катнашучыларны агымдагы вакытта сакчыл җитештерү инструментларын куллану белән таныштыручы һәм кулланырга өйрәтүче укыту мәйданы. Катнашучылар биредә яхшыртуларның оешма эшчәнлегенең операцион һәм икътисадый күрсәткечләренә ничек йогынты ясавын аңлый ала.
Укыту өч уен раундларына бүленде, һәрберсендә белгечләр билгеләнгән күләмдә материаллар тапшыруга килешүләр төзеп, аларны заказ бирүчегә куелган вакыт аралыгында юлларга тиеш иде. Һәр киләсе раундта сакчыл җитештерү элементлары кертелеп барды, мондый алым нәтиҗәне (чыгымнарны киметү һәм финанс күрсәткечләрен арттыру) күрү өчен ясала.
- Беренче чиратта, без процесслар чылбырын карап чыктык, аны һәр раунд саен камилләштердек. Төп эшчәнлеккә дә, керем китерүче эшләргә дә зарар китермәскә тырыштык. Барлык вакыт һәм финанс югалтуларын өйрәндек, эш сыйфатын, килештерү процессларын камилләштердек, кабинетлар урнашуын үзгәрттек. Нәтиҗәдә, өченче раундны вакытыннан алданрак тәмамлап, табышка чыктык. Әмма иң мөһиме - командада эшләү иде. Һәркайсыбыз нәтиҗәләргә ирешергә тырышты, инициативасын белдерде. Хәзер, укыганнан соң, Фондта булган процессларны да язып чыгып, күбрәк игътибар бирергә кирәкле урыннарны табырга планлаштырабыз, - дип уртаклашты ТР ПБФ диреткорының беренче урынбасары Илвира Фәхретдинова.
Сакчыл җитештерү инструментларын өйрәнеп, катнашучылар төрле характердагы югалтуларны билгеләргә, документлар әйләнешен һәм санын киметергә, офис мәйданнарын дөрес кулланырга, шулай ук документлар килештерүе санын, сыйфатны югалтмыйча, киметергә өйрәнделәр. Тренинг тәмамлангач, һәр катнашучыга укыту нәтиҗәләре буенча сертификат тапшырылды.