ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләре генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
Әлеге аралашуда ТР Пространство белешмәләре фонды, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан буенча “Роскадастр” ГХК филиалы һәм республиканың проектлы оешмалары вәкилләре катнашты.
Җитәкчелек тарафыннан Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Бавлы, Балтач, Бөгелмә, Буа һәм Югары Ослан районнарының торак пункт һәм территориаль зона чикләрен кертү план-графигы тикшерелде. Шулай ук киңәшмә барышында югарыда санап кителгән районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эш барышы каралды.
Әлеге тема буенча киңәшмәләр алдагы көннәрдә башка районнар белән дә үткәреләчәк. Бу эш Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын, шулай ук Пространство белешмәләре милли системасын тиз арада тулыландыру өчен башкарыла.