Дмитрий Лунегов Татарстан буенча Росреестр Идарәсе коллегиясе утырышында катнашты

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә  ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында киңәйтелгән йомгаклау коллегия утырышы узды. Чарада ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов та катнашты.

Утырышны ачып, ТР буенча Росреестр җитәкчесе Азат Җәббаров чарада катнашучыларны сәламләде һәм региональ Росреестрының 15 еллыгы белән котлады.

Оешманың иң күренекле ирешүләре турында сүзне җитәкче урынбасары Лилия Борһанова тотты. Чыгышында ул Татарстанда хокук теркәү һәм кадастр хисабы системасын үстерүдә Росреестрның мөһим урын алып торуын искәртте.

ТР Пространство белешмәләре фонды ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән бергәлектә Татарстан Росреестры белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә. Уртак проектларның бүгенге көндә иң мөһиме, иң зурысы - "Пространство белешмәләре милли системасы" дәүләт программасын пилот рәвештә иңдерү. НСПДны сәнәгати кулланылышка кертү буенча Татарстан беренче регионнар арасында беренчеләрдән булды. Аны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан белән күрше регионнар арасындагы барлык чикләр билгеләнде, бер меңгә якын муниципаль берәмлек, урманчылык, яр буе сызыклары чикләре теркәлде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе коллективын 15 еллыгы белән тәбрикләп, эшегездә уңышлар, яңа проектлар, зур үрләргә ирешүгезне телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм имин тормыш насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International