Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына республиканың әйдәүче югары белем бирү уку йортлары белән хезмәттәшлек итү кысаларында Казан федераль университеты студентлары килде.
Студентлар белән Фонд директоры Дмитрий Лунегов аралашты. Ул Фонд эшчәнлеге белән бәйле федераль, республика проектлары, башкарылучы эш юнәлешләре, учреждениенең матди-техник нигезе белән таныштырды. Очрашуда шулай ук директор урынбасарлары һәм идарә җитәкчеләре катнашты.
Соңрак студентлар кабинетлар буенча йөреп, шәһәр төзелеше документларын эшләү этаплары, региональ пространство белешмәләре фондын алып бару, территориаль планлашлтыру документларын эшләү өчен инженер эзләнүләре турында мәгълүмат алдылар.