Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 2 782 торак пункт чиге турында белешмәләр кертелгән. 100% күрсәткечкә чыгу өчен тагын 337 чикне реестрга урнаштырырга кирәк.
Территориаль зона чикләрен билгеләү эшләре дә дәвам итә. Шулай ноябрьнең беренче яртысында ЕГРНга Биектау, Лаеш, Яшел Үзән һәм Буа районнарының 34 территориаль зонасы кертелде. Бу - авыл хуҗалыгы җирләре, шәхси-торак төәелеше, социаль объектлар, транспорт инфраструктурасы, җирләү өрыннары, сәнәгать һәм коммуналь оешмалар, универсаль-торак зоналар. Гомумән алганда, реестрга кертелгән территориаль зоналар саны 11 064 тәшкил итте (барлыгы - 12 701).
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле белешмәләр белән тулыландыру граждан хокукларын сакларга һәм җир мәсьәләләрен хәл иткәндә социаль киеренкелектән арынырга ярдәм итәчәк. Аннан тыш, объектлар һәм җир кишәрлекләре турында тулы һәм сыйфатлы белешмәләр регион территориясендә инвестицион эшчәнлекне үстерү һәм стимуллаштыру өчен дә файдалы булачак, чөнки элегрәк кулланылмаган объектлар әйләнешкә алыначак.