Бүген ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылышының утыз икенче утырышы узды. Президиум карары нигезендә, көн тәртибенә 32 мәсьәлә кертелгән иде, алар арасында РФ субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүләрне раслау каралган иде.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республика чиген билгеләү буенча эш алып бару йөкләнелгән иде. Эшләрне башкаручы итеп, министрлык боерыгы белән, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы – 3 403 километр. Республика Россия Федерациясенең 8 субъекты белән чиктәш.
Чуваш Республикасы белән чикләрне билгеләү эшләре 2019 елдан бирле алып барылды. Чиктә Татарстан Республикасының Зеленодольск, Кайбыч, Апас, Буа һәм Чүпрәле районнары урнашкан. Чикнең озынлыгы - 554 километр. Ике якның да башлангыч картографик һәм кадастр материалларын җыю һәм анализлау нәтиҗәләре буенча, 122 проблемалы участок ачыкланды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чик буе территорияләре бик тыгыз урнашкан һәм хуҗалык эшчәнлегендә актив кулланыла. Ике якның да барлык мәйданнары диярлек кадастр исәбенә куелган. Чикне килештерү нәтиҗәсендә 300 гә якын кадастр участоклары кисешүе ачыкланды, алар буенча Росреестрның территориаль идарәләренә реестр хаталары булу турында карар чыгарырга туры килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына шулай ук агымдагы елның 31 маенда имзаланган Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасында чикне билгеләү турында килешү дә кертелде.
Башкортстан Республикасы белән чикнең төгәлләштерелгән озынлыгы - 498 километр. Чиктә Татарстан Республикасының Актаныш, Мөслим, Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнары урнашкан. Башлангыч картографик һәм кадастр материалларын җыю һәм анализлау нәтиҗәләре буенча, 66 проблемалы участок, 200 гектарга якын бәхәсле территория һәм 350 гектарга якын исәпкә алынмаган җир ачыкланды. Сорауларның бер өлеше чикнең башлангыч проектын әзерләү барышында хәл ителде, ә 45 участок эш төркеме утырышларында каралды.
Башкортстан ягыннан чикләрне билгеләү буенча эшләрне башкаручы билгеләнмәгән иде, шуңа бәйле рәвештә барлык проект эшләре Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан алып барылды.
Республикалар арасындагы чик турында мәгълүмат алу өчен барлык бәхәсле участоклар буенча җирле үзидарә органнарына сораулар җибәрелде. Җирле халык хуҗалык эшчәнлеген алып бара торган торак пунктлар янындагы бәхәсле участокларга аеруча игътибар бирелде.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы чиген билгеләү барышында торак пункт өлешләре һәм сәнәгать объектлары башка регионнар составына күчмәде.
Ике килешү дә депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде. Алга таба расланган чикләр Бердәм дәүләт күчемсем милек реестрына кертеләчәк.