2021 елга нәтиҗәләр ясау аеруча рәхәт, чөнки бу ел ТР Пространство белешмәләре фонды өчен чараларга һәм яңалыкларга бай ел булды.
Татарстан чиге
Татарстан Республикасы белән күрше регионнар арасында чикне билгеләү эшчәнлеге әкрен генә финишка таба бара башлады. Башкортостан, Марый Эл, Чувашия, Оренбург, Самара өлкәләре белән чикнең эш проектлары расланды. Ульян өлкәсе белән эш проекты килешенде, Киров өлкәсе белән - тәмамланып килә. Удмуртия белән Әгерҗе янындагы чик узу турындагы мөһим сорау хәл ителде. 2021 елның 24 декабрендә ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы белән Оренбург өлкәсе арасындагы чик урнашуын билгеләү турындагы Килешү расланды.
ТР географик объектлары атамалары каталогы
Безнең сайтта географик объектлар атамаларын бертөрле куллану, саклап калу максаты белән эшләнелгән татар һәм рус телләрендә ТР географик объектлары атамалары каталогы бастырылды. Биредә 3000 артык торак пункт атамалары саклана. Алга таба әлеге файллар башка төр географик объектлар исемлеге белән тулыландырылачак.
ПЗЗ һәм генпланнар тулылыгын күрсәтүче интерактив карта
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республика торак пунктларының генераль планнары һәм ПЗЗ (Җир кулланышы һәм төзелеш кагыйдәләре) эшләнелешен күрсәтүче карта булдырылды. “ТР ПБФ” ДБУ атна саен Татарстанның шәһәр төзелеше документлары буенча инвентаризация үткәрә. Биредә генераль планнар төзелүе, җир кулланышы һәм төзелеш кагыйдәләре раслануы, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры хисабына торак пунктлар чикләре кертелүе тикшерелә. Эш күләмен һәм аның барышын күзәтү өчен барлык белешмәләр дә бер картага тупланды, аны әлеге сылтама аша карарга мөмкин: https://arcg.is/1OLa5G0
Фонд материаллары интерактив картасы
ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан фонд материаллары буенча махсус интерактив карта булдырылды. Анда хәзер Пространство белешмәләре фондында булган барлык материалларны карап, аларга заказ бирергә мөмкин (бу физик, юридик затларга, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидрарә органнарына кагыла). Фондның төп өлешен соңгы унеллыкта эшләнеләгән регионның цифрлы ортофотопланнары һәм цифрлы топографик карталары тәшкил итә.
Картаны әлеге сылтама аша карап була: https://goo.su/uWm
Фонд материалларын яңарту
Быел Татарстанның бөтен территориясенә 1:25 000, 1:50 000, 1:200 000, 1:1 000 000 масштабында цифрлы топографик карталар, цифрлы ортофопланнар алынды. Бүгенге көндә фондта 4500 данәдән артык белешмә саклана, биредә 32 ТБ күләмендә 55 000 материал тупланган.
ЕИР экспериментын гамәлгә ашыру
Фонд җир һәм күчемсез милек Бердәм мәгълүмати ресурсын булдыру буенча экспериментны гамәлгә ашыруда актив катнашты. Татарстан территориясендә әлеге проект өч муниципаль берәмлектә: Әтнә, Яшел Үзән, Питрәч районнарында булдырылды.
Шәһәр төзелеше документларын хәзерләү
Торак пунктлар чикләрен исәпкә алу буенча эшләр дәвам итә. Хәзерге вакытта 1104 торак пункт чиге рәсмиләштерелгән, бу гомуми саннардан 35% тәшкил итә. Барлыгы 325 җирлек генераль планнарын ясарга кирәк. Хәзер шуларның 283-е эшкә алынган, 45 - Фонд тарафыннан эшләнелә (Саба, Актаныш, Әтнә, Әлмәт, Азнакай, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Кама Тамагы, Менделеевск, Лаеш, Норлат, Питрәч, Тукай районнары). Җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләренә килгәндә, 143 ПЗЗ расланган, 307 проект - эшкә алынган, тагын 574 ПЗЗ чиратта тора.
Фонд җитәкчеләре, хезмәткәрләре ел дәвамында шулай ук бик күп төрле укуларда, конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә, киңәшмәләрдә, социаль, мәдәни һәм спорт чараларда актив катнашты. ТР ПБФ уңышлы эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасының якты киләчәге өчен күптөрле мөһим, җаваплы эшләр һәм чаралар үткәрелде.