Киңәшмә барышында Казан агломерациясен үстерүнең мөһимлеген билгеләделәр

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасының көндәшлеккә сәләтлелеге күбесенчә республика территориясендә Казан, Кама һәм Әлмәт (Идел-Кама метрополисы) 3 эре агломерациянең үсешенә һәм ролен көчәйтүгә бәйле. Бүген видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Казан агломерациясе үсеше турында сөйләштеләр. Аны Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде.

Киңәшмәдә катнашучылар бүгенге көндә булган проблемаларны билгеләделәр. Бу-авыл җирлекләренең социаль-мәдәни һәм ял итү хезмәтләре белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәве, Казаннан читтә эш урыннары җитмәү, Казан агломерациясен инженер белән тәэмин итүгә комплекслы якын килү булмау, территорияләрнең пространстволы үсешен координацияләүче бердәм орган булмау, муниципаль районнар арасында территориаль планлаштыру схемаларының координацияләнмәве, бердәм ГИС булмау. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен, ТР Президенты Аппараты, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Дәүләт Советы, «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ һәм Казан, Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан районнары Башкарма комитетлары вәкилләре кергән эш төркеме составы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International