«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ тарафыннан татар телендә Татарстан Республикасының географик объектлары атамалары каталогын төзү һәм алып бару буенча башкарыла торган эш кысаларында, ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә, республиканың кайбер географик объектларының аерылмалары ачыкланды.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының торак пунктлары исемнәрен билгеләүне раслый торган архив документлары һәм материаллары нигезендә Татарстан Республикасының 12 торак пункты атамаларына карата дәүләт географик атамалар каталогына үзгәрешләр кертелде:
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Әшнәк авылы;
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Салкын Чишмә авылы;
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Каратун поселогы;
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Каратун тимер юл станциясе поселогы;
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Каратун ашлык кабул итү пунктының поселогы;
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Татар Димскәе авылы;
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык авылы;
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки кичүе поселогы;
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Еникәй Чишмә авылы;
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы совхозының беренче бригадасы поселогы.