ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

"ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директоры Айрат Усманов ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. 

Коллегияне ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин узган елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында доклад белән ачып җибәрде. Аннан соң Татарстан Республикасы территориясендә "Милли пространство белешмәләре системасы" дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы турында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләде. 

Әлеге тема Фонд директоры Айрат Усанов докладында да чагылды. Ул республикада территориаль планлаштыру эшләре,торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне ЕГРНга кертү, җир категорияләрен үзгәртү буенча хисап тотты. Айрат Нәгыйм улы территориаль планлаштыру документларын эшләү барышында районнар да, разработчиклар да тап булган төп проблемаларны да ассызыклады. Бу - җир категориясен үзгәртү нигезе булмаганлыктан генплан эшләүне туктату, вакытында җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрмәү һәм Кадастр Палатасы шелтәләрен төзәтмәү. Шулай ук Фонд тарафыннан 2023 елга төп бурычлар билгеләнде. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин коллегия утырышында чыгыш ясагап, министрлыкның узган елгы эшчәнлеген югары бәяләде. 

Территориаль планлаштыру күп елларга алдан территорияләрнең комплекслы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итәргә тиеш. "Файдаланылмый торган, яисә  нәтиҗәсез файдаланыла торган авыл хуҗалыгы җирләре булу һәм торак пунктларда шундый җирләр булу фактлары беркемне дә бизәми, – дип билгеләде ул. –Дәүләт Советы депутатлары, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты бу мәсьәләне аерым контрольгә алачак. Муниципалитет башлыкларына әлеге проблемага игътибарлырак булырга кирәк. Муниципаль җир контроле буенча эшне сизелерлек көчәйтергә кирәк, моның өчен муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә палаталарның һәм милек һәм җир мөнәсәбәтләре идарәләренең кадрлар составын ныгыту буенча чаралар күрергә кирәк. Тиздән авыл халкының эшлекле һәм социаль активлыгын күтәрү буенча чираттагы киңәшмәләр башлана. Аларда бу теманы һичшиксез күтәрәчәкбез".

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәткәрләргә һәм министрлык җитәкчелегенә уртак эшчәнлек өчен рәхмәт әйтеп, киләсе елда министрлык алдында торган бурычлар уңышлы үтәлер, дип ышаныч белдерде.

Коллегия утырышы тәмамлангач, ведомствоның һәм профильле учреждениеләрнең аеруча тырыш хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Фонд директоры Айрат Усмановка Татарстан буенча Росреестр идарәсеннән Рәхмәт хаты, Фонд коллективына Росреестр идарәсеннән һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советыннан Рәхмәт хатлары тапшырлды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International