Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре һәм җитәкчеләре Региональ компетенцияләр үзәгенең Җитештерү процесслары фабрикасында тренинг-укыту уздылар.

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Фондның 18 хезмәткәре операцион җитештерү эшчәнлегендә сакчыл җитештерү инструментларыннан файдалануда гамәли тәҗрибә алды һәм аларның «Җитештерү процесслары фабрикасы» укыту мәйданчыгында җитештерү нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә йогынты ясау дәрәҗәсен бәяләделәр.

Җитештерү процесслары фабрикасы - катнашучыларны агымдагы вакытта сакчыл җитештерү инструментларын куллану белән таныштыручы һәм кулланырга өйрәтүче укыту мәйданы. Катнашучылар биредә яхшыртуларның оешма эшчәнлегенең операцион һәм икътисадый күрсәткечләренә ничек йогынты ясавын аңлый ала.

Тренингта реаль завод мөһитен тудыру укытуның нәтиҗәлелеген арттырды: катнашучылар гамәли күнекмәләр алдылар һәм җитештерүчәнлекне арттыру буенча эшкә активрак керештеләр. Чара барышындагы уртак эш исә, хезмәткәрләр арасындагы үзара килешү, сөйләшә белә белү һәм сыйфатлы уртак нәтиҗәгә килү тәҗрибәсе бирде.

“Тренингта без алган иң файдалы әйбер – ул да булса команданың берләшүе. Һәркайсыбыз нәтиҗәләргә ирешергә тырышты, инициативасын белдерде. Хәзер, укыганнан соң, барлык белемнәрне Фондның эшчәнлегендә дә кулланачакбыз  , - дип уртаклашты ТР ПБФ диреткорының беренче урынбасары Сергей Бахматов.

Укыту ахырында барлык катначулырга “Фабрика производственных процессов” мәйданчыгында белем алган өчен махсус сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International