ЕГРНга 2988 торак пукт чикләре турында белешмәләр кертелде

2026 елның 2 июне, сишәмбе

Бүгенге көнгә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 2 988 торак пункт чикләре турында белешмәләр кертелгән.

Территориаль зоналарның чикләрен билгеләү һәм үзгәртү буенча да эшләр дәвам итә. Күрсәтлегән вакыт аралагында реестрга Актаныш, Арча, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Лаеш Минзәлә районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан территориаль зоналар кертелде. Бу зоналарга индивидуаль торак төзелеше, социаль объектлар, инженерлык инфраструктурасы, сәнәгать һәм коммуналь предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җирләре керә.

Торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында белешмәләрне ЕГРНга кертү муниципаль районнарны территориаль яктан планлаштыру һәм үстерүдә мөһим роль уйный. Бу эш җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүгә, җир кишәрлекләре милекчеләренең хокукларын яклауга һәм иң мөһиме, районга инвесторлар җәлеп итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International