Пространство белешмәләре фонды узган елны башкарган эш йомгаклары буенча хисап бирде

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Узган ел Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының электрон мәгълүмат базасына республиканың дәүләт хакимияте органнары, аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре, җирле үзидарә органнары һәм юридик затлар тарафыннан оештырылган 3317 геодезия һәм картография эшләре материалы кертелде. Фондны һәм каталогны алып бару бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә пространство белешмәләре тапшыруга гаризалар эшкәртелә.

Татарстан Республикасының географик объектлары атамалары каталогы өстендә дә эш дәвам итә. Бүгенге көндә каталогта рус телендә 4 664 атама бар, шулардан 4 630 объект татар телендә билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республика буенча генераль планнарна һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен инвентаризацияләү эше алып барыла. Бүгенге көндә 849 муниципаль берәмлек составына керүче барлык торак пунктларның чикләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән.

Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә килгәндә, ел ахырына 554 муниципаль берәмлек составына керүче барлык территориаль зоналарның чикләре ЕГРНга кертелде. Төрле оешмаларда җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре буенча 267 проект эшләнелә.

Моннан тыш, былтыр Фонд адресына закон таләпләрен тикшерү өчен 33 генераль план, 33 территориаль планлаштыру схемасы, 2 мастер-план, 85 территорияне планлаштыру проекты һәм газ бүлү челтәрләренең 33 саклау зонасы кабул ителде.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International