Кичә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов Казан дәүләт аграр университетында чыгарылыш квалификация эшләрен яклау буенча дәүләт имтихан комиссиясе эшендә катнашты.
Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының «Җир төзелеше һәм Кадастрлар» әзерләү юнәлеше буенча читтән торып белем алучы магистрлары йомгаклау квалификация эшләрен дәүләт имтихан комиссиясе каршында уңышлы якладылар.
ТР Пространство белешмәләре фонды Казан дәүләт аграр университеты белән актив хезмәттәшлек итә, студентларга һөнәри өлкәне тирәнтен өйрәнүнең уникаль мөмкинлеген тәэмин итә. Уку дәверендә булачак белгечләр җир төзелеше һәм кадастр исәбе өлкәсендә практик күнекмәләрен үстерү өчен Фондта стажировка узу мөмкинлеге бар. Бу хезмәттәшлек студентларның сайлаган һөнәрләренә карата кызыксыну уятырга ярдәм итә һәм киләчәктә һөнәри үсеш өчен шартлар тудыра.
.jpg)